Файдалы семинарда

27 январьда Ульяновскиның татар мәдәният үзәгендә өлкәнең мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәчеләре өчен семинар үтте. Үзәк директоры — Рамилә Сафина белдерүенчә, аларга татар халкының милли һәм дини бәйрәмнәре, милли костюмнары, бию үрнәкләре һәм хәрәкәтләре, җыр сәнгате турында мәгълүматлары биргәннәр. Чакырылган кунаклар эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм семинарда алган белемнәренә йомгак ясадылар.

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6954

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.