Чүп-чар башкача җыела

Соңгы вакытта интернет челтәрләрендә авыллардан чүп -чар контейнерларын алу турында кайбер гражданнар зур борчу тудырып яза башладылар.
Без бу сорауны ачыклар өчен шушы көннәрдә Иске Кулаткы район администрациясенең җылылык энергетик ресурслары, торак-коммуналь хуҗалыгы, төзелеш, юл эшчәнлеге, экология, шәһәр төзелеше һәм архитектура мәсьәләләре идарәсе начальнигы Р. Р. Сөләймановка мөрәҗәгать иттек.
Уст Кулаткы, Яңа Кулаткы һәм Яңа Зимница авылларында булып үткән гражданнар җыенында халык контейнерлар белән чүп-чарны җыюдан баш тартты һәм аны тарасыз җыюны соралды. Шуны исәптә тотып бу авыллардан чүп-чарны җыю хәзер шушы режимда алып барыла.
Хәзер әлеге торак пунктта яшәүчеләрнең каты көнкүреш калдыкларын һәр атнаның билгеләнгән көнендә һәм сәгатьендә махсус машина җыеп йөриячәк.
Әлеге сорауга өстәмә аңлатмалар алу өчен без Яңа Кулаткы авылының админстраторы Ф. З. Амировага да шалтыраттык.
-Бу дөрестән дә шулай,-дип белдерде Фәридә Зәкәрьевна,- чөнки авылыбызда өлкән яшьтәге кешеләр яши һәм аларга контейнерлар янына бару авырлыклар тудыра. Хәзер халык үзенең чүп-чарын авыл буйлап бара торган машинаның кузовына чыгарып ташлый алалар, яисә аны капка төпләренә дә кую мөмкинлеге бар.
Бу ысулны югарыда әйтеп үткән авылларда яшәүчеләрдә хупладылар. Бахтеевка авылында аңлашылмаучанлык чыгу сәбәпле торак пункттагы контейнерлар башта җыеп алынды. Соңыннан халык бер фикергә килгәч аларны кире кайтарырга булдылар.
Чүп-чарны җыюда нинди генә ысуллар кулланылса да районыбыз авыллары һәрвакыт чиста, матур һәм төзек булсын иде.
Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6881

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.