25 январь — Студентлар көне

Хөрмәтле студентлар!
Кеше гомеренең иң күңелле чоры — студент елларын кем генә сагынып искә алмый икән? Димәк, бу көн — төрле уку йортларында белем эстәүчеләрнең һәм студент еллары артта калучыларның да уртак бәйрәме. Мөстәкыйль тормышның беренче сабаклары, тәүге һөнәри белемнәргә төшенү, һичшиксез, студент еллары белән бәйле. Өмет-ышанычлар һәм романтик мавыгулар чоры гына түгел, җитди эшләр чоры да әле бу.
Тормыш юлыгызда, барлык башлангычларыгызда уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет, көч-дәрт һәм иминлек телибез!
Л.Ф. Богданова, Иске Кулаткы районы Башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең урындагы бүлекчә Секретаре.
И.Ш. Магдеев, Иске Кулаткы районы администрациясе Башлыгы

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6863

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.