20 январьда район мәдәният йортында Ульяновск өлкәсе оешуга 80 ел тулу уңаеннан тантаналы чара үтте. Бәйрәмгә бихисап райондашлар җыелган иде.
Район Башлыгы Л.Ф. Богданова өлкәнең юбилее уңаеннан котлауларын җиткерде һәм хезмәтләрендә уңышларга ирешүче райондашларга Почет грамоталары тапшырды.
Район кураторы Г.Ә. Рәхмәтуллина искекулаткылыларга өлкәнең юбилее уңаеннан Губернаторның котлауларын җиткерде һәм Иске Кулаткыдагы газ уастогында хезмәт итүче райондашларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Район администрация Башлыгының урынбасары И.Ө. Хәсәнов залда утыручыларга матур теләкләрен юллады һәм хезмәт алдынгыларын Рәхмәт хатлары белән билгеләде.
Ә инде «Волга» өлкә дәүләт бию һәм җыр ансамбле тамашачыларны искиткеч музыкаль чыгышлары белән шатландырып, тантананы бизәде.
Янв 23 2023
Өлкәнең бәйрәмендә
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6839
Свежие комментарии