17 январьда Инза шәһәрендә мини-футбол буенча өлкә турниры булып үтте. Әлеге ярышларда Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең командасы да катнашып, 3нче урынга лаеклы булды. Ә инде Айдар Шәмионов «Иң яхшы уенчы» исеме белән билгеләнде. Спортчыларыбызны ярышларга әзерләүдә әлеге мәктәпнең физкультура укытучысы Рушан Ахмәдҗанов һәм тренерлары Марат Батршин тырышлык куйды. Җиңүләре белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез!
Свежие комментарии