13 январь – Россия матбугаты көне

Хөрмәтле журналистлар, әлеге тармак  ветераннары!
13 январьда Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Асылда ул бөтен ил журналистлары бәйрәме. Алардан башка без дөнья вакыйгаларын, ил хәбәрләрен, яңалыкларны белмәс идек. Намуслы, үз эшенә чын күңелдән бирелгән каләм ияләре чын-чынлап мактауга, олы хөрмәткщә ия.
Матбугатта һәрвакыт битараф булмаган, иҗади, үз эшенең мөһимлеген аңлаган, һәр әйтелгән сүз өчен җаваплы кешеләр эшләде. Район газетасы туган төбәгебездәге һәр яңалыкны, тормышыбызның һәр тармагын, булган проблемаларны даими чагылдырып килә. Журналист сүзенең халыкка йогынты ясау көче зур, ләкин ул сүзнең дөрес, гадел, һәр яктан үлчәнгән булуы зарур. Шуңа редакция хезмәткәрләреннән һәм хәбәрчеләрдән һөнәри осталык, тормыштагы вакыйгаларга объектив бәя бирә белү таләп ителә.
Эшегез һәрвакыт шатлык һәм канәгатьләнү хисләре китерсен. Сәламәтлегегез нык булсын, гаиләләрегез гөрләп торсын, тормышыгыз шатлыклы вакыйгаларга бай булсын. Сезгә илһам чишмәгезнең саекмавын, яңа иҗади уңышлар насыйп булсын.
Л.Ф. Богданова, Иске Кулаткы районы Башлыгы, «Бердәм Россия» партиясенең урындагы бүлекчә Секретаре.
И.Ш. Магдеев, Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6734

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.