Нарат ылысы савыктыра

Кышын витаминнар һәм минераллар җитми, шуңа организмның салкын тию, вируслы авыруларга каршы тору сәләте кими.

Нарат ылысы төнәтмәсенең ялкынсынуга каршы тору үзлеге бар, ул иммунитетны ныгытырга булыша, бөерләргә дә файдалы, нервларны тынычландыра, кан тамырларын чистарта.

Нарат ылысын кышын яки иртә язда җыярга кирәк, бу вакытта анда сихәтле эфир майлары, С һәм В1 витаминнары күбрәк. Ылысларны кечкенә ботаклары белән җыярга ярый, киптереп сакларга була.

1 аш кашыгы вакланган ылысны 250 мл кайнар суга салып, термоста 1 сәгать төнәтергә һәм сөзәргә. Көнгә 2-3 тапкыр, ашаганнан соң, чирек яки яртышар стакан эчәргә була. Грипп, кискен сулыш юллары авырулары белән чирләгәндә файдасы зур. Организмны, иммунитетны ныгыта.

Нарат ылысы төнәтмәсе кан тамырларын яхшы чистарта. 2 шәр аш кашыгы гөлҗимеш һәм суган кабыгы, 5 аш кашыгы яңа җыелган нарат ылысын 1 л салкын суга салырга. Капкачын ябып, талгын утта 5-10 минут кайнатырга һәм 10-12 сәгать төреп яки термоста төнәтергә. Төнәтмәне көн дәвамында аз-азлап эчәргә. Шулай 14 көн дәваланырга була.
1 ай тәнәфестән соң курсны кабатларга мөмкин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6650

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.