Яңа ел иртәсендә

28 декабрьдә район мәдәният  йортының биюләр залында балалар өчен район Яңа ел иртәсе үтте. Бирегә бихисап нәниләр, мәктәп укучылары җыелган иде. Балалар өчен төрле конкурслар оештырылды. Кыш бабай һәм Кар кызы, төрле әкияти геройлар белән бергә  чыршы тирәсендә  балалар әйлән-бәйлән йөределәр, күңел ачтылар, биеделәр, җырладылар. 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6514

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.