Владимир Путин россиялеләрнең 99,9 проценты «Ватан мәнфәгатьләренә барысын да бирергә әзер» дип саный.

Россия Президенты Владимир Путин Украинадагы хәрби операциягә
карата үзләрен чын патриот итеп күрсәтмәгәннәрне аеруча
гаепләмим, дип белдерде. Бу хакта ул “Россия 1″ телеканалында
булып үткән “Мәскәү. Кремль. Путин” программасында әйтте.
“Теләсә кайсы җәмгыятьтә, беренче чиратта, шәхси мәнфәгатьләре
турында гына уйлаучылар бар, һәркем үзе сайлау ясый,”- дип
белдерде Президент. Шулай да Владимир Путин россиялеләрнең 99,9
проценты «Ватан мәнфәгатьләренә барысын да бирергә әзер» дип
саный.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6481

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.