Ярышларда иң җитезләре

21 декабрьдә Иске Кулаткы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә «КЭС Баскет» мәктәп баскетбол лигасының Бөтенроссия ярышларының район этабы үтте.  Биредә  кызлар һәм егетләрнең бишәр командасы катнашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча,  кызлар һәм егетләр арасында Iнче урынны Россия Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбе командасы (укытучылары К.С. Сәлимов) яулады. IIнче урынга Урта Терешка   урта мәктәбе командасы (укытучылары Р.В. Ахметов) чыкты. IIIнче  урынга Иске Атлаш урта мәктәбе командасы (укытучылары Р.Т.  Калюшев) иреште. Карина Азизова һәм  Айдар Арсланов «Иң оста уенчылар» исемнәрен   яулады. 

«КЭС Баскет» мәктәп баскетбол лигасының Рәхмәт хатлары белән Кәшаф Сәлимов, Рөстәм Ахметов, Рамил Калюшев, Наил Фәтхуллин, Марат Батршин һәм Илдар Курмакаев билгеләнде. 

Тантаналы өлештә  район Башлыгы Л.Ф. Богданова, район администрациясе Башлыгы И.Ш. Магдеев,  өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты Константин Долгов,  район администрациясенең  физик культура һәм спорт бүлеге мөдире Р.Д. Мадьяров  җиңүче командаларга Дипломнар, кубоклар һәм медальләр тапшырдылар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6465

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.