Иске Кулаткы «Гөлчәчәк» балалар бакчасында әби-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне һәм йолаларны саклап калу һәм балаларга крсәтү максатыннан зур эш башкарыла һәм төрле чаралар үткәрелә. Биредә ел саен үткәрелә торган балалар Сабан туе — бакчаның йөзек кашы булып тора һәм бихисап балаларны җыя.
Бүген биредә милли бәйрәмнәрнең берсе — Каз өмәсе үткәрелде. Балалар матур милли киемнәр киеп, тыпыр-тыпыр биеде, матур итеп җырлады. Чакырылган кунаклар: өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина, өлкә «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы рәисе Кәримә Алиуллина балаларның чыгышларын сөнеп карады. Бакча мөдире Л.Ф. Богдановага һәм коллективына , балаларга һәм ата-аналарга матур бәйрәм оештырганнары һәм милли йолаларны балаларга сеңдерү буенча зур эш алып барулары өчен рәхмәт белдерделәр.
Свежие комментарии