Бүген, ягъни 1 декабрьдә, Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең 5 «А» сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Алсу Фаиловна Кузәева һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р.Р. Алиева белән бергә «Күмәк көч» редакциясендә кунакта булдылар. Беренче булып укучылар журналистлар белән танышты. Аннан соң газетаның баш редакторы С.Ә. Абитова кунакларга газетаның тарихы, эшчәнлеге турында сөйләде. Балалар газетаның макетын, бастырылган газеталарны кызыксынып карадылар һәм истәлеккә фотога төштеләр.
Дек 01 2022
Мәктәп укучылары белән очрашу
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6149
Свежие комментарии