Шушы көннәрдә Димитровгад шәһәрендәге «Юность» балалар савыктыру-мәгариф үзәгендә «Ульяновск өлкәсенең иреклеләре» (добровольцы) дип исемләнгән слет үтте. Чара берничә көн дәвам итте. Форум кысаларында катнашучылар өчен белем бирү программалары, мастер-класслар, психологик тренинглар узды.
Иске Кулаткы районыннан әлеге форумда механика-технология колледжының дүрт студент-волонтеры катнашты. Әлеге чарада безнең егетләр район админстрациясенең яшьләр сәясәте буенча әйдәп баручы белгеч Илдар Курмакаев җитәкчелегендә актив катнаштылар һәм соңыннан сертификатлар белән бүләкләнделәр.
Свежие комментарии