Бүген Россия Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары класс җитәкчеләре З.Р. Алтынбаева белән «Күмәк көч» редакциясендә кунакта булып, аның эшчәнлеге белән якыннан таныштылар. Газетаның баш редакторы С.Ә. Абитова укучыларга газетаның тарихы, эшчәнлеге турында сөйләде. Балалар журналистлар белән дә аралашты һәм соңыннан истәлеккә фотога төште.
Свежие комментарии