Лимон кан басымын көйли, ютәлне баса

Ангина. Бу вакытта телемләп киселгән лимонны авызга кабып суырырга һәм йотарга, моны сәгать саен кабатларга киңәш ителә. Бигрәк тә лимонның кабыгы файдалы. Аны чәйнәгәннән соң, С витамины тамак төбендәге бактерияләрне үтерсен өчен, башка ризык капмый торырга кирәк.

Ютәл. Тигез күләмдә бал, лимон согы, шикәр комы кушып кайнатырга да, өянәк башлангач, 1 аш кашыгы күләмендә кабып куярга кирәк.

Вирусларга каршы чөгендер һәм лимон согы кушылмасы – иң яхшы чара.

Гипертониядән интегүчеләргә тәүлегенә 3–4 тапкыр кабыгы белән ярты лимон ашарга.

Баш авыртканда, лимон кабыгының ак элпәсен чистартып, юеш ягы белән чигәгә куеп, берникадәр вакыт тотарга. Озакламый лимон кызарып чыгар, ә башыгызның авыртуы бетәр.

Күңел болганганда, лимонның кабыгы белән йомшагы арасындагы ак элпә ярдәмгә килә. Косасы килгәндә, бераз гына баллы лимонлы су эчеп, сохари ашап куярга кирәк.

Яхшы ишетү өчен дә лимон кулланыла. Моның өчен көнгә 1/4 лимоның кабыгын ашау да җитә.

Йөрәк, кан тамырларын ныгытабыз. Лимонда витаминнар белән бергә калий кебек бик кирәкле микроэлемент та бар. Ул җимеш составындагы цитрин һәм аскорбин кислотасы белән кушылып, нечкә кан тамырларының стеналарын ныгыта, аларның сыгылмалылыгын арттыра.

Көзән җыерганда, 10 көн дәвамында иртә-кич аяк табанын лимон согы белән ышкырга. Согы кипкәч, оекбаш кияргә.

Борын канаганда, борын тишегенә лимон согы сеңдерелгән мамык тыгарга кирәк. Кан нык ага икән, борын яфракларын бармаклар белән кысып, 3 минут тотарга.  Белгечләр бу вакытта маңгайга юеш салкын сөлге яки боз куеп торырга киңәш итә.

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6032

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.