20 ноябрьдә Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең 25 еллык юбилеена багышланган бәйрәм тантанасы үтте. Әлеге чарага төрле җирләрдән мәртәбәле кунаклар чакырылган иде. Өлкә Хөкүмәте рәисе В.Н. Разумков, Дәүләт Думасы депутаты И.И. Гыйльмутдинов, ТРның мәдәният Министры урынбасары Л.С. Хакимзянов, Бөтендөнья татар конгрессының мәгариф бүлеге җитәкчесе И.И. Халиков үзләренең котлауларын җиткерделәр һәм әлеге оешманың уңышлы һәм нәтиҗәле эшләвен билгеләделәр.
Иске Кулаткы районыннан район Башлыгы, җирле автономия рәисе Л.Ф. Богданова һәм сәнгать мәктәбе директоры Л.Р. Байбикова дәүләт бүләкләренә ия булдылар.
Свежие комментарии