12 ноябрь – Саклык банкы хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле Cаклык банкы хезмәткәрләре, лаеклы ялдагы ветераннар!

Сезне һөнәри бәйрәмегез ихластан котлыйбыз. Район тормышында актив катнашуыгыз, халыкка өлгер, ышанычлы хезмәт күрсәтүегез өчен хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне белдерәбез. Кешеләр мәнфәгатьләрен кайгыртуыгыз, аларның ихтыяҗларын өйрәнеп, заманча хезмәт күрсәтүегез, үз вазифаларыгызны төгәл белүегез белән сез райондашларыбызның ихтирамын яуладыгыз. Хезмәтегезгә җаваплы, намуслы булу, четерекле мәсьәләләрне төгәл чишә белү, кешеләр белән яхшы мөгамәлә — уңышларыгызның төп нигезе.

Сезгә һәм барлык клиентларыгызга сәламәтлек, иминлек, бәхет, тыныч көннәр юлдаш булсын, хезмәтегез бары уңышлар, шатлык кына алып килсен.

Л.Ф. Богданова, Иске Кулаткы районы Башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең урындагы бүлекчә Секретаре.

И.Ш. Магдеев, Иске Кулаткы районы администрациясе Башлыгы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5933

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.