Тәрбиячеләрнең мөһим очрашуы

10 ноябрьдә  Иске Кулаткы «Гөлчәчәк» балалар бакчасында   “Мәктәпкәчә федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә балаларда танып белүне үстерү” дип исемләнгән мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең районара методик берләшмәсе булды. Аның эшендә мәгариф идарәсе белгечләре, район һәм Радищево районыннан тәрбиячеләр, укытучылар, ата-аналар катнашты.

Бакча мөдире Л.Ф. Богданова семинарда катнашучыларны сәламләп, чараның максатлары һәм узу тәртибе белән таныштырды. Бакча тәрбиячеләре килгән кунакларга ачык дәресләр күрсәттеләр.  Шулай ук  әлеге чара кысаларында «Акыллы малайлар һәм акыллы кызлар”  интеллектуаль уен үтте.

Тулырак материалны газетаның киләсе санында  укырсыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5920

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.