4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне

Хөрмәтле райондашлар!
Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә. Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән. Әлеге бәйрәм көнендә Сезгә зур уңышлар, иминлек, бәхет, шатлыклар телибез.
Л.Ф. Богданова, Иске Кулаткы районы Башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең урындагы бүлекчә Секретаре.
И.Ш. Магдеев, Иске Кулаткы районы администрациясе Башлыгы.

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5876

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.