«Үсеш ноктасы» ачылды

27 октябрьдә  Урта Терешка урта мәктәбендә  «Үсеш ноктасы» үзәген ачу тантанасы булды. Әлеге чарада район администрациясе Башлыгы И.Ш. Магдеев, «Терешка» авыл поселениесе администрациясе Башлыгы Р.Р. Тәминов, авыл фермерлары, мәктәп коллективы, укучылар һәм ата-аналар катнашты. Чыгыш ясаучылар мәктәп коллективын  һәм укучыларны әлеге шатлыклы вакыйга белән котлап, үзәкнең уңышлы эшләвен теләделәр. Тантанадан соң  кунаклар «Үсеш ноктасы»ның кабинетларында булып, андагы җиһазларны карадылар. Тулырак материалны газетаның киләсе санында укырсыз. 

 

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5783

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.