«Гаилә ипотекасы» озайтыла

Хөкүмәт гаилә ипотекасы программасын 2024 елның 1 июленә кадәр озайта, дип хәбәр итте Россия премьер-министры Михаил Мишустин.

«Гаилә ипотекасы» Президент кушуы буенча озайтыла. Ташламалы шартлардан 2024 елның 1 июленә кадәр бала туганда киләсе ел ахырына кадәр файдаланырга мөмкин», – диде ул вице-премьерлар белән киңәшмәдә.

Мишустин искәртеп узганча, әлеге программа дәүләт башлыгы инициативасы белән 4 елдан артык тормышка ашырыла. «Гаилә ипотекасы» программасыннан ике яисә күбрәк балалы гаиләләр генә түгел, ә бер балалы гаиләләр дә файдалана ала.

 

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5713

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.