5 октябрь — Укытучылар көне уңаеннан район мәдәният йортында бәйрәм чарасы үтте. Район Башлыгы Л.Ф. Богданова һәм район администрациясе Башлыгы И.Ш. Магдеев чыгышлар ясап, залда утыручы укытучыларны, педагогларны, тәрбиячеләрне, әлеге тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, матур теләкләрен юлладылар. Ә инде хезмәтләрендә югары уңышларга ирешүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Мәдәният хезмәткәрләре, балалар сәнгать мәктәбе укучыларының музыкаль чыгышлары, бәйрәмгә ямь өстәде.
Окт 06 2022
Укытучылар көнендә
Постоянная ссылка на это сообщение: http://kumiakk.ru/?p=5576
Свежие комментарии