Өлкәннәрне хөрмәтләп

Өлкәннәр турында кайгырту безнең йөрәкләрдә шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияли. Аларның  олы тормыш тәҗрибәсе, игелекләре һәм зирәклекләре өчен тирән хөрмәт белдерү һәм җылы сүзләр әйтү мөмкинлек бирә. Бәйрәм уңаеннан районыбызда яшәүче олы яшьтәге якташларыбыз, хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары Иске Кулаткы районы Башлыгы Л.Ф. Богданова һәм район администрациясе Башлыгы И.Ш. Магдеев  исеменнән җылы котлаулар һәм бүләкләр кабул иттеләр.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5565

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.