5 октябрь — Укытучылар көне

Хөрмәтле укытучылар, әлеге тармак ветераннары!

Сезне зур ихтирам  һәм рәхмәт хисләре белән көзнең күркәм, ямьле бәйрәмнәренең берсе — Укытучылар көне белән котлыйбыз. Һәр кеше өчен дә истәлекле һәм дулкынладыргыч  көн  бу. Чөнки, һәркайсыбызның тормышындагы якты һәм матур сәхифәләр укытучы исеме белән бәйле. Алар безгә аң-белем, тәрбия генә биреп калмый, кирәк чакта киңәш тә бирәләр, ярдәмнәреннән дә ташламыйлар.

Сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә районыбыз укучылары төрле дәрәҗәдәге узган бәйгеләрдә катнашып, зур җиңүләр яулый, районыбызның йөзен яклый. Болар барысы да сезнең тынгысыз, тырыш,  намуслы хезмәт нәтиҗәсе. Җаныгыздагы йолдызлар балкышын сүндермичә, күңелегездәге яшәүнең алкышын киметмичә, сәламәт булып, озын-озак еллар яшәгез. Гаилә бәхете һәм хезмәт уңышлары юлдаш булсын. 

Л.Ф. Богданова,  Иске Кулаткы районы Башлыгы, «Бердәм Россия» партиясенең урындагы бүлекчә Секретаре.

И.Ш. Магдеев, Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5559

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.