1 октябрь — Халыкара өлкәннәр көне

Хөрмәтле өлкән буын вәкилләре, кадерле райондашлар!

Ел саен 1 октябрьдә бөтен илебез Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Бу көнне барлык өлкәннәрне — сугышта катнашкан каһарманнарыбызны, аннан соңгы авыр елларда илебезне торгызуда фидакарьләрчә хезмәт куйган ветераннарны, өлкәннәрне кайгырту матур традициягә әйләнде.

Бу бәйрәм өлкән буынга ихтирам күрсәтү генә түгел, ә тырыш хезмәтегез, кешелекле булуыгыз, зирәклегегез өчен олы хөрмәтебезне белдерергә уңай мөмкинлек. Өлкән яшьтә булуыгызга карамастан, күбегез яраткан хезмәтен намуслы башкарып, районның иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашуын, яшь буынны тәрбияләү эшенә  үз өлешен кертүен дәвам итә.

Ихлас күңелдән сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет һәм иминлек телибез! Якын кешеләрегезнең җылысын һәм кайгыртучанлыгын тоеп яшәгез, ә балаларыгыз һәм оныкларыгыз сезне үзләренең уңышлары белән сөендерсен.

Л.Ф. Богданова,  Иске Кулаткы районы Башлыгы, «Бердәм Россия» партиясенең урындагы бүлекчә.

И.Ш. Магдеев, Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5535

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.