1 октябрь — Халыкара өлкәннәр көне

Хөрмәтле өлкәннәребез, сугыш һәм  хезмәт  ветераннары!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм. Олы кешенең тәҗрибәсенә таяну, аларга карата ихтирамлы булу  элек-электән халкыбызның асыл сыйфаты булып тора. Рухи кыйммәтләрне, милли гореф-гадәтләребезне саклап, аларны яшь буынга җиткерүдә дә Сезнең өлешегез бихисап зур. «Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне», — ди татар халык мәкале. 

Кадерле әби-бабаларыбыз, сугыш һәм тыл ветераннары, лаеклы ялда булган хезмәттәшләребез! Сезнең барыгызга да исәнлек-саулык, имин көннәр телим, балаларыгызның, онык-оныкчаларыгызның рәхәтен һәм рәхмәтен күреп, озак еллар кадер-хөрмәттә яшәргә насыйп булсын. Бәйрәм белән Сезне!

Олы ихтирам белән, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5531

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.