29 сентябрь көнне Кирюшкино авылында өлешчә мобилизация кысаларында Ватанны сакларга китүче ир-атларны озату чарасы үтте. Хөрмәтле авылдашларын озатуга бихисап халык җыелды. Аларның һәркайсы күңелләрендәге изге теләкләрен әйтергә ашыкты. Авыл администраторы Р.Н. Абушаев, мәчет имамы И.К. Багапов, фермер хуҗалыгы җитәкчесе Р.А. Ягудин, мәктәп директоры Г.А. Рафикова матур теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр дә тапшырдылар. «Үзегезнең Кирюшкино авылы егетләре икәнлегегезне онытмагыз. Алдыгызны-артыгызны карап, бер-берегезне саклап, яклап йөрегез. Сез — безнең геройларыбыз! Иң мөһиме исән-сау гына әйләнеп кайтыгыз!», дигән җылы сүзләр әйтелде. Менә шундый озату мизгелләре барчабызны да тыныч тормышның кадерен белеп яшәргә өйрәтә.
Сен 30 2022
Исән-сау әйләнеп кайтыгыз!
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5518
Свежие комментарии