Балан — бик файдалы җимеш

Балан — иң файдалы җимешләрнең берсе. Аның составындагы С витамины лимонга караганда 1,5 тапкырга артыграк. Аңарда шулай ук тимер, селен, йод, каротин, фосфор бар.

Баланны йөрәк, кан тамырлары киңәйгәндә, гипертония, ашказан, бавыр, ут ћәм сидек куыгы чирләреннән яфаланганда кулланалар. Тамак шешү, төчкерү, шешек, экзема кебек авырулардан дәваланганда баланның файдасы зур. Балан кайнатмасы тән температурасын төшерә, яралы урыннарны тиз төзәтергә ярдәм итә.

Йөрәк авыруыннан йончыганда ярты стакан баланга су коеп, 4-5 сәгатькә ябып куеп, суынгач төнәтмәне 3-4 тапкыр эчәргә кирәк. Балан агачының каерысы төнәтмәсен гинекологик авырулардан файдалану бик борынгыдан килә.

Балан суы, сипкел, сыткыларны бетерә. Тик 1:1 нисбәтендә җылы каймак кушарга ћәм биткә 10-15 минутка ягарга кирәк. Аннан соң җылымса су белән юып, җиңелчә массаж ясарга. Баланнан эшләнгән битлек җыерчыклардан, пигмент тапларыннан котлырга ярдәм итсен өчен, балан җимешләрен изеп, бер калак бал салырга.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5512

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.