«Күмәк көч» район газетасы «Көзге матурлык» дигән рәсемнәр конкурсы игълан итә. Ул 1 октябрьдән 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу конкурста 7 яшьтән 17 яшькә кадәр мәктәп укучылары катнашырга мөмкин. Балаларның үз куллары белән ясалган көз турындагы матур рәсемнәрен газетаның битләрендә урнаштырачакбыз. Рәсемнәрне шулай ук редакциягә китерергә яисә газетаның kumiakk@mail.ru электрон адресына җибәрергә мөмкин. Ләкин интернеттан алынган әзер рәсемне исемләп катнашучы, конкурска җибәрелми. Нәтиҗәләр ноябрь ахырында ясалачак. Җинүчеләр яшь буенча 3 төркемгә бүленәчәк:
- 1-4 сыйныфларда укучылар;
- 5-8 сыйныфларда укучылар;
- 9-11 сыйныфларда укучылар. Җиңүчеләрне махсус комиссия сайлап алачак. Конкурста җиңүчеләр бүләкләр белән билгеләнәчәк.
Свежие комментарии