«Күмәк көч» район газетасы «Әнием — син минем кояшым» исемле иншалар конкурсы игълан итә. Ул 28 сентябрьдән 21 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге конкурста 7 яшьтән 17 яшькә кадәр мәктәп укучылары катнаша ала. Конкурс шартлары буенча балалар иң кадерле кешеләре — әниләре турында мавыктыргыч инша язарга тиеш. Аның эчтәлегендә укучылар әниләренә карата мәхәббәт, хөрмәт хисләрен чагылдырырга тиеш. Иншаларны редакциягә китерергә яисә газетаның kummiak85@mail.ru электрон адресына җибәрергә мөмкин. Иншалар газетаның сайтында урнаштырылачак. Нәтиҗәләр ноябрь ахырында билгеле булачак. Җиңүчеләр яшь буеча 3 төркемгә бүленәчәк:
- 1-4 сыйныфларда укучылар;
- 5-8 сыйныфларда укучылар;
- 9-11 сыйныфларда укучылар. Махсус комиссия барлыгы өч җиңүчене сайлап алачак. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләр көтә.
Свежие комментарии