26 сентябрьдә Ижау шәһәренең 88 нче номерлы мәктәбендә коралланган ир-ат мәктәпкә кереп, атыш оештыру буенча хәзерге вакытка нәрсә билгеле:
Һөҗүм итүченең корбаннары 13 кеше булган, 7се — балалар. Ике мәктәп сакчысы һәм ике укытучы һәлак булган. 20 кеше җәрәхәтләнгән;
Үтерүче бер кабинетка кереп, үзе дә атылган. Аның кем булуы хәзерге вакытка билгеле түгел, чөнки янында документлары булмаган;
Мәктәпкә һөҗүм итүче ике травматик пистолет һәм күп санлы патроннар алып кергән;
Удмуртиядә 88нче номерлы мәктәптә һәлак булганнар буенча өч көнлек матәм игълан ителгән;
Психологик ярдәм кирәк булучылар 8-800-100-09-06 һәм 8-800-100-24-47 телефоннары буенча шалтырата алалар.
Чыганак : «Комсомольская правда».
Свежие комментарии