18 сентябрьдә Иске Кулаткы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары Димитровград шәһәрендә үткән ир-атлар арасында спорт көрәше — грэпплинг буенча Ульяновск өлкәсе Чемпионатында катнаштылар.
Безнең район спортчылары да әлеге бәйгедә югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. Артур Абликеев, Айдар Сөнчәлеев һәм Рафаэль Насыйров нче урыннарны яуладылар. Ә инде Рамазан Рамаев IV нче урынга ия булды. Чемпионатка әзерләүдә балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Ирек Солтанович Шәмионов зур тырышлык куйды.
Хөрмәле яшүсмерләр һәм ир-егетләр! Иске Кулаткы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә грэпплинг буенча секцияне И.С. Шәмионов алып бара. Теләүчеләр бирегә дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә 18.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр йөри ала.
Свежие комментарии