Җырлы-моңлы, уңган куллы халык яши бу җирдә!

Туган ягым — Иске Кулаткы
Ульяновск өлкәсенең көньяк өлешендә урнашкан Иске Кулаткы районы Россия тарихында үзенчәлекле урын алып тора. Ул илебезгә бик күп данлыклы шәхесләр биргән төбәк буларак кына түгел, ә күмәкләшеп татарлар яшәгән (98%), борынгыдан ук милли гореф-гадәтләрне, дини йолаларны үтәп, динне кысрыклаган чорларда да ислам дине буенча яшәп, ил тарихында “Түгәрәк уен” Бөтенроссия фольклор фестивале, 2016 елда VII Бөтенроссия авыл Сабан туе белән данланган төбәк буларак танылды.
Бүгенге көндә “Иске Кулаткы районы” муниципаль берлеген район Башлыгы, татар милли-мәдәни автономиясенең җирле бүлек рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең урындагы бүлекчә Секретаре Л. Ф. Богданова һәм җирле хакимият Башлыгы И. Ш. Магдеев җитәкли.
Иске Кулаткы районы 1928 елда барлыкка килгән. Ә киләсе елга аның оешуына 95 ел тула. 1943 елга кадәр ул Урта Идел (Средневолжская) өлкәсе составында булган, ә 1943 елның 19 январеннан Ульяновск өлкәсе территориясенә керә. Районның гомуми мәйданы – 1178 кв.километр. Иске Кулаткы районында бүгенге көндә 10 199 (2022 елның 1 январь мәгълүматлары) кеше яши. Бу җирләргә милләттәшләребез ХVII гасыр азагында – ХVIII гасыр башында килеп нигезләнә. Патша Петр I Указы нигезендә, морзаларга һәм Темников, Сембер, Казан якларыннан күчерелгән служилый татарларга биредә җир бирелә. 1917 елга кадәр Иске Кулаткы төбәгендә 71 мәчет, 45 мәктәп һәм мәдрәсә (Яңа Зимница авылының данлыклы “Хансөяров мәдрәсәсе”), 6 земство мәктәбе эшләгән.
Бүгенге көндә Иске Кулаткы районында яңа, заманча тормыш кайный. Дәүләт ярдәме белән яшь фермерлар, эшмәкәрләр үз эшләрен башлап җибәрделәр, көчле хуҗалыклар чәчү мәйданнарын арттыру, яңа техника алу, терлекчелекне үстерү белән шөгыльләнәләр. Шундыйлардан ИП “Аввәсов И. Ш.”, ИП “Ягудин Л. Р.”, ИП “Богданов Р. Ә.” һ.б., “Бахтеевка”, “Вязовый Гай” крестьян-фермерлык хуҗалыклары һәрвакыттагыча иң алдынгылар рәтендә баралар.
Районның күренеше дә соңгы елларда күзгә күренеп үзгәрде. Аны төзекләндерү, юлларны ремонтлау, мәйданнарны, парк-скверларны тәртипкә китерү, яңа истәлекле урыннар ачу һәммәсе бер максатка – туган җиребезне яшәү өчен комфортлы итүгә юнәлдерелде.
Флаглар мәйданы, яуда башларын салган якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән булдырылган һәйкәл-обелиск, “Яшьләр паркы”, “Гаилә” скверы районның йөзен чагылдырган объектлар. Соңгы 10 ел эчендә халык күпләп яшәгән, бигрәк тә авылда калырга ниятләгән яшьләре булган авылларда да үзгәрешләр булды. “Халык инициативалары” проекты кысаларында һәм шушы авылларның эре фермерлары, эшмәкәрләре, авыл халкының ярдәме белән Вязовый Гай, Иске Мостяк, Яңа Зимница, Иске Атлаш, Яңа Мостяк, Бахтеевка, Усть Кулатка, Иске Зеленай авылларында мәдәният йортлары яңартылды. Иске Кулаткы район мәдәният йортында зур төзекләндерү эшләре башланды.
Районыбызда элек-электән табигый сулыкларны, чишмә-кизләүләрне карап тоту, төзекләндерү матур бер гадәт булып тора. Соңгы елларда аларга игътибар аеруча артты. Ел саен дәүләт ярдәме һәм “Экология” илкүләм проекты кысаларында ике-өч кизләүгә капиталь ремонт ясала.
Иске Кулаткы районында хәзерге вакытта 6 урта, 1 башлангыч мәктәп, 6 мәктәпкәчә төркем, 2 балалар бакчасы, 3 өстәмә белем бирү үзәге, үзәк район больницасы, 14 ФАП, 2 табиблык амбулаториясе, 2 гомумпрактик табибы офисы, 3 аптека, район мәдәният йорты, 19 клуб учреждениесе, Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханә, балалар китапханәсе һәм 17 авыл китапханәләре, балалар сәнгать мәктәбе эшли. Соңгы елларда өч авылда яңа модульле ФАПлар төзү эшләре башланды. Мәктәпләребездә “Үсеш нокталары” ачыла. Ике мәктәптә алар тулы куәткә эшли инде.
Районыбызда үз татар телебезне саклап калу, гореф-гадәтләрне, милли йола-бәйрәмнәрне югалтмыйа буыннан-буынга тапшыру буенча да даими эш алып барыла. Инде бакчадан ук балаларыбыз ана телендә аралаша, үз бәйрәмнәребезгә багышлап төрле чаралар үткәрелә, һәр бакчада һәм мәктәпләрдә милли музейларыбыз, патриотик почмакларыбыз эшли. Мәктәпләрдә татар теле дәрес алып барыла.
Даими рәвештә милли бәйрәмнәребез, истәлекле даталарга багышлап мәдәни чаралар, йола бәйрәмнәре, Сабантуйлар үткәрәбез. “Гөлчәчәк” балалар бакчасында дистә елдан артык Балалар сабантуен үткәрү матур традициягә әверелде.
92 ел дәвамында татар телендә “Күмәк көч” район газетасы чыгып килә. Халкыбыз “Татарстан – Яңа гасыр” каналы тапшыруларын карый. Мәдәният учаклары каршында татар үзешчән коллективлары – халык театры, “Гөлшан” группасы, “Лира” вокаль төркеме, “Йолдызчык” балалар бию коллективы, “Чишмә” фольклор ансамбле эшләп килә.
Район үзәгендә төбәгебезнең үткәне һәм бүгенгесе, танылган шәхесләре турында бай эчтәлекле материал тупланган мирасханә функцияли. Х.А. Аблязов исемен йөртүче туган як һәм тарихны өйрәнү музеен районыбыз халкы гына түгел, читтә яшәүче якташларыбыз, килгән кунаклар да үз итеп, һәрвакыт анда кунакта булалар.

Безнең 26 мәчетебез (5 се район үзәгендә урнашкан) бар, элеккеге район Башлыгы, меценат Э. Ә. Ганеев инициативасы белән дини Кулаткы укуларын (хәзер Ганеев исеменә багышлап “Ганеев укулары” дип атала) һәм “Хансөяров укулары”н үткәрү матур традициягә әверелде. Соңгысы 19 нчы гасырның данлыклы дин белгече Шәех Хәбибулла Хансөяровның исеме белән бәйле. Ишан Хәбибулла Хансөяров Яңа Зимница авылында туып, Чистай мәдрәсәсендә белем алган һәм туган ягына кайтып авыл мәдрәсәсе ачып, анда үсеп килүче буынга гыйлем биргән олы шәхес. Ислам дине тарихында тирән эз калдырган Хәбибулла Хансөяровның изгеләргә тиңләштерелгәнлеген белеп, Россиянең төрле төбәкләрендә һәм якын чит илләрдә яшәүче бик күп мөселман кардәшләребез каберенә килеп догалар кылалар, нәзерләрен үтиләр, теләкләр телиләр.
Иске Кулаткы төбәге бай табигате, уңган халкы, мәдәни казанышлары белән генә түгел, тарихи урыннары, батыр уллары, туган җиребезне таныткан олы талантка ия булган шәхесләре белән дә дан тота. Без Советлар Союзы Геройлары Н.Н. Нугаев, В. С. Хабиев, З.С. Хөсәинов, М. И. Аипов, Дан орденының тулы кавалеры Ф. Н. Динюшев, Россия Герое Р. М. Хәбибуллин, биолог Р. Х. Насыйров, Социалистик Хезмәт Герое Т. К. Рәшитова, дәүләт эшлеклесе А.А. Абрәзаков, тарихчылар Р. У. Әмирханов, Ф. А. Рәшитов, М. З. Тутаев, җырчы Р. З. Ильясов, педагог Я. И. Ханбиков, психолог Р. М. Шәмионов, социолог Н. С. Фәтхуллин, экономист К. И. Азизов, Татарстан Республикасының халык артисты М. А. Якупов, Ульяновск өлкәсенең Почетлы гражданнары Ә. М. Санҗапов, Р. Х. Насыйров, Р. М. Салихов, Ф. Б. Сәйфуллина, А. У. Башаев, Т. Ф. Галеев һәм Урта Идел җирлегенең атаклы иганәчесе, милләт үсеше өчен бар көчен куйган якташыбыз Э. Ә. Ганеев белән горурлана алабыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5252

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.