Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, мөхтәрәм райондашлар!

Барчагызны да йөрәк хисләрен кузгата торган иң тәэсирле бәйрәмебез – Бөек Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйбыз.
Еллар узып, буыннар алышынса да, без әлеге коточкыч сугышта батырларча һәлак булганнарны, исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булган, яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертүче фронтовикларны беркайчан да онытмабыз. Аларның батырлыгы – ватанпәрвәрлек, тиңдәшсез фидакарьлек, бердәмлек һәм рухи ныклык символы ул. Бүген без сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына һәм җиңүне якынайткан барлык искекулаткылыларга хөрмәт һәм рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез. Алар барысы да — Җиңүчеләр. Батыр якташларыбызга игътибар күрсәтү — безнең изге бурычыбыз.
Бүгенге көндә Украинада махсус хәрби операция барышында Россия хәрбиләре бабаларыбызның үрнәгендә героик гамәлләр кылалар, явыз дошманны җиңүгә, илебездә тынычлык һәм иминлек булдыруда үзләрен аямыйча, зур өлеш кертәләр. Без бергәләп нацизмга каршы көрәштә рух ныклыгы һәм түземлелек үрнәге күрсәтергә бурычлы.
Сезнең алда баш иябез, хөрмәтле ветераннар. Безгә тыныч тормыш бүләк иткәнегез, туган җиребезне яратырга, аны сакларга өйрәткәнегез өчен мең рәхмәт. Яу кырларында ятып калганнарның исемнәре безнең хәтерләрдә мәңге сакланыр.
Бөек Җиңү көне белән котлап, барыгызга да тынычлык, бәхет-шатлык, сәламәтлек телибез. Җиңү шатлыгы һәм хәтер безнең йөрәкләрне берләштерсен. Тормышларыбыз имин, көннәребез якты, күңелләр һәрчак шат булсын.

Л.Ф. Богданова,
Иске Кулаткы районы Башлыгы, “Бердәм Россия”
партиясенең урындагы бүлекчә Секретаре.
И.Ш. Магдеев,
Иске Кулаткы районы администрациясе Башлыгы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5147

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.