Матурлыкны күрә белүчеләр

25 мартта илебездә мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләнә. Бу көн районыбызның рухи-мәдәни
үсешенә, әби-бабаларыбыздан калган бай мирасыбызны танытуга бәяләп бетергесез өлеш кертүчеләрне, бай тарихлы Иске Кулаткы районы мәдәниятенең бүгенгесенә, үткәненә һәм киләчәгенә битараф булмаган кешеләрне берләштерә. 2021 елда мәдәният хезмәткәрләре алдында төрле максатлар куелган иде. «Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру буенча районда байтак эшләр башкарылды. Үткән ел мәдәният өчен уникаль булды. Район мәдәният учреждениеләренең материаль базасын ныгыту һәм яңарту буенча да мөһим эшләр башкарылды һәм беренче тапкыр зур күләмдә өлкә һәм район бюджетыннан финанс средстволар бирелде. Өлкә Губернаторы Алексей Русских һәм район администрациясе Башлыгы И.Ш. магдеев тарафыннан мәдәниятка зур игътибар бирелә.
«Кече Ватанның мәдәнияте» партия проекты кысаларында «Җирле мәдәният йорты» проекты тормышка ашырыла. Аның ярдәме белән район мәдәният йортына 1млн. 900 мең сумга ремонт башкарылды. Җылыту системасы яңартылды, тамашачылар залына косметик ремонт ясалды, яңа идән түшәлде.
«Ульяновск өлкәсендә мәдәниятне, туризмны үстерү һәм мәдәни мирас объектларын саклап калу» дәүләт программасы кысаларында агымдагы елның җәй айларында Иске Кулаткы тарих һәм туган якны өйрәнү музеенда иске агач тәрәзәләре пластикка алмаштырылды, бинага керә торган ишек яңартылды. Шулай ук җимерелеп бара торган керү мәйданчыгы һәм баскычлар тәртипкә китерелде. Әлеге ремонт эшләренә 1 млн. 880 мең сум финанс средстволар бүлеп бирелде. 2021 елның көзендә Мосеевка авылы клубының түбәсе тулаем алмаштырылды. Әлеге эшләргә 1257, 9 мең сум акча таләп ителде. Бахтеевка авылында клуб түбәсен ремонтлау буенча 1210,43 мең сумлык авария- торгызу эшләре башкарылды. Иске Кулаткы балалар сәнгать мәктәбендә 18, 9 мең сумлык яңа пластик тәрәзәләр куелды. Шулай ук «Җирле инициативаларга ярдәм итү» проекты кысаларында Яңа Мостяк авылы клубында тамашачылар залының түбәсен, тәрәзәләрен һәм ишекләрен алмаштыру, электр монтажлау эшләрен башкаруга 569,99 мең сум акча сарыф ителде. Дәвамы газетаның 11 санында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5124

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.