Бала сөюдән дә татлырак нәрсә бар?!

Губернатор С. И. Морозов инициативасы белән 2017 ел регионда – халыкның репродуктив сәламәтлеген саклау елы дип игълан ителде. Чыннан да, тормыш-көнкүреш шартлары яхшыруга карамастан, халыкның сәламәтлеге елдан-ел начарая. Бигрәк тә бала тудыру яшендәгеләрнең физиологик халәте борчу тудыра. Патология белән туган балалар саны арта бара. Сәбәпләре нидән? Бу хакта Иске Кулаткы район больницасының акушер-гинеколыгы Эльвира Абдулшикуровна Куниевская белән әңгәмә кордык.

– Эльвира Абдулшикуровна, сөйләшүне “репродукция” яки “репродуктив сәламәтлек” дигән атамаларга ачыклык кертүдән башласак, дөресрәк булыр.

– Репродукция яңадан үстерү, ягъни яңа тормыш бүләк итү дигән мәгънәне аңлата һәм барыбызга да мәгълүм булганча, әлеге процесста ир белән хатын бергәләп катнаша. Шуңа күрә репродуктив сәламәтлекнең начараюында да икесе дә бер дәрәҗәдә гаепле. Халык телендә әлеге терминнарның хатын-кызларга гына карата, ягъни аларга кагылышлы психологик, социаль проблемалар белән бәйләп кулланылуы дөреслеккә туры килми. Чөнки балага уза алмауның гаебе хатын-кызда да, ирдә дә булуын медицина галимнәре инде күптән раслады.

– Инде репродуктив сәламәтлекнең начарлануы, ягъни организмның сәламәт нәсел калдыруын тоткарлаучы сәбәп- ләргә тукталыйк.

– Алар бик күп һәм төрле. Ләкин һәр кайсы – начар экология, дөрес тукланмау, аз хәрәкәтләнү, салкын тию, стресслар, начар гадәтләр (исерткеч эчемлекләр белән мавыгу, тәмәке тарту) – ахыргы чиктә организмның табигать тарафыннан бирелгән функцияләрне үтәү сәләте югалуга китерә. Шунысы кызганыч,үз сәламәтлеген һәрдаим кайгыртып, вакытында табибка күренүчеләрнең саны бик аз. Моңа дәлилләр җитәрлек: ирләрнең яртысыннан артыграгына бүген простатит, ягъни мәни бизе ялкынсыну дигән диагноз куела. 25 тән 40 яшькә кадәрге ирләрнең спермасында орлыкландыруга сәләтлек үзәнәкләр өлеше 2 проценттан да артмый. Хатын-кызларда яман шеш авырулары яшәрү ил күләм проблемага әйләнеп бара. Ә бит төп сәбәп – бүгенге җәмгыятьнең яшәү рәвеше, ягъни элементар гигиена таләпләренең үтәлмәве, әхлакый нормаларның юкка чыгуы. Очраклы партнерлар белән җенси мөнәсәбәткә кергән күпме яшьләр бүген йогышлы венерик авырулардан дәваланырга мәҗбүр! Яңа гына корган күпме гаиләләр шул сәбәп аркасында таркала! Күпме хатын-кызлар балага уза алмый! Иң аянычы-саклану чаралары һәм дарулар сатылуга карамастан, СПИД йоктыручылар саны кимеми. Япь-яшь гомерләр вакытсыз өзелә.

– Бу ни сәбәптән, яшьләрнең үз сәламәтлегенә игътибарсыз булуын да исәптән төшереп булмый.

– Әйе, бигрәк тә салкыннарда җиңелчә киенергә яратучы яшүсмер кызларны кабатлап кисәтәсе килә: сез бит булачак әниләр, бер тапкыр югалган сәламәтлекне кайтару — бик авыр, кайчагында бөтенләй дә мөмкин түгел! Шуңа күрә 30 градуслы салкыннарда капрон оектан, яланбаш чыкканчы, киләчәгегезне уйлагыз! Хроник циститтан баласызлыкка илтүче юл кыска. Яшь гомереңне еллар буе дәвалануга сарыф иткәнче, сәламәтлегеңне алдан кайгырту дөресрәк түгелме!

– Кыз балалар үстерүче әниләргә киңәшегез. Интернет тиешле мәгълүмат белән тулуга карамастан, иң кирәклесен сайлап алу өчен дә азмы-күпме гыйлем кирәк.

– Кыз бала организмы туган көненнән үк әни булырга әзерләнә башлый. Аның алга таба сәламәт булып үсүенә, бәхетле гаилә корып, сәламәт балалар табуына нигез сабый чакта салына. Шуңа күрә кыз баланы кечкенәдән гигиена таләпләрен төгәл һәм дөрес итеп үтәргә, үз -үзен чиста, пөхтә йөртергә, сәламәт тукланырга, дөрес итеп киенергә өйрәтү – әни кешенең иң мөһим бурычы. Аякларның һәрвакыт җылыда булырга тиешлеген дә әни искәртергә тиеш. Яшүсмерлек чорында даими рәвештә гинекологка күренү, менструация циклының даимилеген контрольдә тоту, физиологик үзгәрешләрдә нинди дә булса тайпылыш булганда, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү – шулай ук әниләр җаваплылыгында.

Эльвира Абдулшикуровна, медицина бер урында тормый һәм бүгенге югары технологияләр репродуктив сәламәтлеген дә җитди тайпылыш булган, ягъни табигый юл белән балага уза алмаучыларга да ярдәмгә килә. ЭКО ысулы турында фикерегез. Кайсы очракларда бу ысул бала бәхете бүләк итүдә бердән- бер дөрес юл санала?

– Сүз дә юк, әлеге ысул белән бәби табу мөмкинлеге бик күп гаиләләргә өмет бирде. Дөрес, әлеге процедураның артык кыйммәт булуы һәм бөтен очракларда да уңышлы нәтиҗә бирмәве -ЭКОның сыйфатын шик астына куя. Ләкин фактларга да күз йомып булмый. Әлеге балалар безнең арада яши һәм, иң мөһиме, табигый юл белән узганнардан бер нәрсәсе белән дә аерылмыйлар. Минемчә, замана медицинасының, ниһаять, безнең илдәге хатын-кызларга да ана булу бәхете бүләк итүенә сөенергә кирәктер. Чөнки сәламәт бала сөю бәхетеннән дә татлырак хозурлык юк дөньяда. Һәр гаиләгә шундый бәхет һәм озын гомер юлына җитәрлек сәламәтлек телим.

Форсаттан файдаланып, район хатын-кызларын Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклим. Барчасына да нык сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете, тыныч тормыш, якыннарының кайгыртучанлыгын, җан җылысын тоеп, игелекләрен күреп яшәргә телимен.

– Эчтәлекле әңгәмәгез һәм изге теләкләрегез өчен рәхмәт.

Әңгәмәне
Әлфия Яфарова
алып барды.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=511

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.