Булачак фотографлар

Агымдагы елның декабрь аенда «Күмәк көч» район газетасы мәктәп укучылары
арасында «Кышкы матурлык» исемле фотоконкурс игълан иткән иде. Әлеге конкурска фотографияләрне балалар редакциягә китерделәр һәм төрле социаль челтәрләр, электрон почта аша җибәрделәр. Конкурста катнашырга теләүчеләр бик күп булды. Барлыгы 75 фотография кабул ителде. Әйтергә кирәк, биредә табигатьнең кышкы матурлыгын күрә белүче һәм фотога төшерергә яратучы мәктәп укучылары катнашты. Шуңа күрә махсус комиссия әгъзаларына тәкъдим ителгән иҗат эшләреннән җиңүчеләрне сайлау җиңел булмады. Һәрбер фтография беренче урынга лаеклы иде. Ләкин шуны да билгеләп үтәргә кирәк, кайбер катнашучы бала конкурска интернеттан алынган фотографияне үзенеке дип исемләп җибәргән. Моңа инде комиссия әгъзалары бик гаҗәпләнде һәм әлеге эшләрне читкә какты. (Махсус программа аша шундый фотоларның интернетта да булуы ачыкланды).
Конкурс нәтиҗәләре буенча Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең VIII «Б» cыйныф укучысы Булат Бахтияров беренче урынны яулады. Россия Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбеннән VII сыйныф укучысы Артур Нәүмәтуллин икенче урынга лаеклы булды. Ә инде Иске Атлаш урта мәктәбеннән «Сүрәтләү әлифбасы» түгәрәге әгъзалары Алина Аюкаева белән Элина Юсупова (түгәрәк җитәкчеләре Р.А. Курмакаева) һәм Иске Кулаткы балаларга өстәмә белем бирү үзәгенә йөрүче Азалия Абдуллина (түгәрәк җитәкчесе Н.Р. Ханбикова) өченче урыннарга чыктылар. Конкурста җиңүчеләр «Күмәк көч» газетасы редакциясе исеменнән Почет грамоталары һәм истәлекле сувенирлар белән бүләкләнделәр.
Ә инде Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбеннән Айдар Байбиков V «А» сыйныф укучысы (сыйныф җитәкчесе Н.А. Байбулатова) әлеге конкурс кысаларында редакция коллективына үз кулы белән ясалган ел символы «юлбарыс»ны бүләк итте. Айдар шулай ук грамота һәм истәлекле сувенир белән бүләкләнде.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5094

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.