Хуҗалыклар игътибарда

Соңгы елларда РФсе Дәүләте һәм авыл хуҗалыгы Министрлыгы шәхси ярдәмчел һәм кече
хуҗалыкларга булышлык күрсәтүгә зур игътибар бирә. Шушы максат белән алар өчен
төрле дәрәҗәдәге программалар эшләп килә. Бу мәсьәләне уңай якка чишү йөзеннән халыкны
социаль яклау комитетлары тарафыннан да авылда яшәүчеләргә ярдәм күрсәтелә. Шушы кысаларда шәхси хуҗалыкларын булдырырга теләүчеләргә социаль контракт нигезендә 100 мең сумнан 250 мең сумга кадәр финанс средстволары бирү каралган.
Шулай ук авыл хуҗалыгын үстерү буенча “Агростартап” программасы да киң кулланыла. Әлеге программада үз хуҗалыкларын булдырып, зур тәҗрибә туплаучылар катнаша ала. Шулай булганда, аларга махсус документлар нигезендә 3 миллионнан 30 миллион сумга кадәр ярдәм итү каралган.
3 февраль көнне Иске Кулаткы районында шәхси ярдәмчел һәм кече хуҗалыкларга ярдәм итү максатыннан зур чара булып үтте. Анда Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгы И. Ш. Магдеев, район админстрациясе Башлыгының беренче урынбасары И.Х. Ахмедов, Иске Кулаткы авыл территорияләрен үстерү идарәсе белгечләре, авыл поселениеләре Башлыклары, авыл администраторлары һәм журналистлар катнашты.
Дәвамы газетаның 6 санында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5083

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.