
Илнур Иркутск өлкәсендә хәрби хезмәтен үткән. Армиягә киткәнче, Ульяновск политехник университетын тәмамлаган һәм авиация заводында хезмәт юлын башлаган. Армиядән ул тагын да чыныгып, җитдиләнеп кайткан.
– Армиядә хезмәт итүне һәр егетнең бурычы дип саныйм. Ир-атлар авырлыклар алдында каушап калмаска, аларны җиңә белергә тиеш. Армия минем өчен тормыш мәктәбе булды. Ныгып кына калмадым, яңа дуслар да таптым, моңарчы ишетеп кенә белгән күп шәһәрләрне күрдем. Әле хәрби хезмәткә алынырга өлгермәгән дус-ишләремне дә кызыктырдым. Җәйгә алар да армиягә барырга уйлый, — дип уртаклашты фикерләре белән Илнур.
Яшь егеткә киләчәк тормышында тагын да зуррак уңышларга ирешүен теләп калабыз.
Свежие комментарии