Бәхетлеләргә — Бүләкләр

3 февральдә “Күмәк көч» район газетасы матур традицияне дәвам итеп, 2022 елның беренче яртыеллыгына газетага язылучылар арасында бүләкләр уйнатты. 4 кешедән булган махсус комиссия әлеге җаваплы вазифаны башкарды. Биредә 2022 елның беренче яртыеллыгына язылган квитанцияләренең копияләрен редакциягә китергән яки почта бүлеге, электрон почта һәм төрле социаль челтәрләргә квитанцияләрен җибәргән укучыларыбыз катнашты. Бу юлы уйнатуга авыллардан һәм район үзәгеннән 210 квитанция кабул ителде. Искекулаткылыларның «Күмәк көч» район газетасы белән бергә булуларына, аны атна саен көтеп алып, яратып укуларына, 92 еллык тарихы булган бердәнбер газетабызның киләчәгенә битараф булмауларына бик сөендек. Дәвамын газетаның 6 санында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5073

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.