Бәхетем – туган авылымда.

Гомер буе туган җирен яратып, туган авылым дип җан атып, шул җирдә намуслы хезмәт итеп яшәүче кешеләр — тормышыбызның күрке. Бүгенге язмам, хезмәт юлын авыл хуҗалыгына багышлаган, тамган тире, тырыш хезмәте үзенә рәхмәт, хөрмәт булып кайткан кешеләрнең берсе – Ринат Кыям улы Хәбибуллин турында. Ринат абый Иске Кулаткыда яшәүче Рәхимә апа һәм Кыям абый Хәбибуллиннарның гаиләсендә беренче балалары булып дөньяга килә. Тик бу гаиләнең бәхетле тормышы дәвамлы булмый шул. Ринат абый бик иртә әнисен югалта һәм аны Халифә әбисе генә үстерә. Ятимлек ачысын яшьли татыганга, ул Иске Кулаткы урта мәктәбендә укыганда ук, Рәкыйб абыйсына ияреп, фермага эшкә йөри башлый. Шулай итеп, Ринат абый кичке мәктәпне тәмамлый һәм ДОСААФ автомәктәбендә машина йөртүче һөнәрен үзләштерә. 18 яше тулган егетне армия сафларына чакыралар. Хәрби бурычын ул Комсомольск – на — Амуре шәһәрендә үти. Кечкенәдән үк хезмәттә чыныгып үскән егет анда да сынатмый, үзен гел яхшы яктан гына таныта, җаваплылыгы өчен Рәхмәт хатларына да лаек була. Дәвамы газетаның 5 санында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5065

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.