Коронавирус әлегә чигенми

Корона чире һаман чигенергә уйламый. Аның яңадан-яңа төрләре, мутация нәтиҗәсендә барлыкка килгән яңа штаммнары тарала бара. Дельта, омикрон… әле тагын шундыйлары күп булыр ахры.Иң куркынычы — таҗлы вирус арабыздан авырмый-нитми, матур гына яшәп торган кешеләрне алып китә. Көтмәгәндә, уйламаганда. Исән-сау йөреп, бераз гына чирли башлаган һәм үз аяклары белән “ашыгыч ярдәм” машинасына утырып дәваланырга киткән райондашларыбызның күбесе кире әйләнеп кайтмый. Кызганыч, әмма бу чынлыкта шулай. Кемдер “корона”дан терелеп тә соңрак аның нәтиҗәсендә барлыкка килгән авырудан якты дөньядан китеп бара.
Менә шушы булган икән иң куркыныч афәт.
Ә хәзер, коронавирусның яңа дулкыны (дүртенчеме-бишенчеме, инде ничәнче икәнен дә белем булмый) тагын да куркынычрак. Яңа чир балаларны зарарлый башлады. Кечкенә сабыйлар, яшүсмерләрдә дә таҗлы вирус ачыклана. Бүгенгә, мәсәлән, Иске Кулаткы районы буенча 14 яшькә кадәрге балалар арасында өч очрак теркәлгән.
Балалар, мәктәп укучылары күпләп ОРВИ белән авыраганга, белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә карантин кертелгән иде. Хәзергә дә хәл катлаулы кала – балалар бакчалары нәниләренең 14 проценты, мәктәп укучыларының 8,7 проценты авырый. Һәм бу атнада алар өйдән торып, дистанцияле рәвештә укыйлар. Дәвамы газетаның 5 санында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5062

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.