Яшәү рәхәт алар булганда

Әлеге матур бәйрәмне Иске Кулаткы районының энергетиклары да күтәренке рухта каршы алалар.
Бүген әлеге сферада хезмәт итүче районыбыздагы өч оешма торак пунктларыбыздагы учреждениеләргә, халыкка яшәргә уңайлыклар тудыруда файдалы эшләр алып баралар. Хәзерге вакыттагы тормышны аларның хезмәтеннән башка күз алдына китерү бигрәк кыен. Чөнки әлеге заманада күпчелек җиһазларыбыз берөзлексез электр энергияне таләп итәләр.
Иске Кулаткы районы электр челтәре “Ульяновск челтәре компаниясе”нең акционерлык җәмгыяте Иске Кулаткы эшчеләр поселогында яшәүче халыкны, оешмаларны һәм учреждениеләрне электр энергия белән тәэмин итүне башкара. Бу коллективта 14 кеше хезмәт итә. Аның белән озак еллар Рушан Абдуллович Насыйров җитәкчелек итә.
Әлеге оешмада И.Х. Мавлютов — мастер, И.Р. Аббәсов, Р.Р. Алтынбаев, Р.Р. Богдалов, Р.Р. Салихов — электр монтерлар, Г.Ф. Усеева — техник, Г.А. Курамшина — өлкән контролер, Д.Т. Батраева, Э.А. Аблязова, Р.Х. Мусеев — контролерлар, И.А. Хамзин — хуҗалык мөдире, Р. Р. Усманов — “УАЗ” машинасын йөртүче, Р. Р. Кузәхметов автовышка машинисты булып хезмәт итәләр.
Бүгенге көнгә бу оешма 100 километрга якын электр линияләргә (ВЛ-10 кв-26,5 км. , ВЛ-0,4 кв-73, 8 км.), 31 трансформатор подстанциясенә тиешле хезмәт күрсәтә.
Иске Кулаткы районы электр челтәре “Ульяновск челтәре компаниясе”нең акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләре оешмалар белән килешү нигезендә баганалардагы лампаларны алмаштыру, электр җиһазларга техник хезмәт күрсәтү белән дә шөгыльләнәләр.
Алар халык һәм оешмалар тарафыннан кулланган электр энергияне конрольдә тоту максаты белән электр счетчикларны да тикшерәләр.
Яңа 2022 ел килү алдыннан бу тармакта хезмәт итүче энергетиклар автовышка ярдәмендә оешмаларның биналарын бәйрәмчә бизәүдә дә актив катнаштылар. Дәвамы газетаның 51 санында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5001

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.