Шатлыклы бүләк.

Иске Кулаткы район Советы депутатлары һәм крестьян-фермерлык
хуҗалыклары җитәкчеләре район больницасының тормышы белән
даими кызыксынып яшиләр. Шундый катлаулы чорда алар дәвалану үзәгенә хәлләреннән килгән кадәр ярдәм дә күрсәтәләр.
Күптән түгел генә район Советы депутатлары һәм крестьян-фермерлык хуҗалыклары җитәкчеләре район больницасына 60 данә урын-җир кирәк-яраклары бүләк иттеләр.
— Иске Кулаткы районы Башлыгы Л.Ф. Богданова һәм район администрациясе Башлыгы И.Ш. Магдеев безнең коллективның хәле белән даими кызыксынып яшиләр. Алар больницага ремонт ясауны оештырып, авыруларга дәвалану өчен уңай шартлар тудыруда да зур эш башкаралар. Соңгы вакытта крестьян-фермерлык хуҗалыклары ярдәмендә район больницасының беренче катына һәм бухгалтерия кабинетына ремонт ясалды. Без барлык коллектив исеменнән больницабызда яхшы шартлар тудыручыларга олы рәхмәтләребезне белдерәбез, — дип сөйли баш шәфкать туташы вазифаларын башкаручы Гөлфия Яхъевна Абдуллина. Дәвамы газетаның 50 санында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4962

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.