Олы яшьтәге хөрмәт

5 декабрьдә Вязовый Гай авылында туып үскән хөрмәтле якташыбыз Сания Минһачевна Алюшева үзенең 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте.
Аның бала чагы, яшьлек еллары, гомумән, барлык гомере шушы авылның матур табигать кочагында, эшчән гаиләдә узган.
Сания Минһачевна үсеп җиткәч тә, туган авылын ташлап, чит җирләргә китмәгән, үз төбәген яратканга, анда төпләнеп, гомер итәргә карар кылган.
Ул элеккеге «Вязовый Гай» совхозында төрле эшләр башкарып, бу хуҗалыкка файдалы өлеш керткән. Карусызлыгы, тыйнаклыгы өчен аны коллективта да зур ихтирам иттеләр.
Сания Минһачевна гаиләдә дә бик күпләргә үрнәк булды. Ул тормыш иптәше, хуҗалыкның элеккеге бухгалтеры Риза Шикурович Алюшев белән 63 ел бергә дус-тату яшәде. Алар гомер агышында биш бала үстереп, олы тормыш юлына салдылар. Кызлары Адилә, Алия, Акълимә, Асия һәм уллары Адельша бүген үз гаиләләре белән төрле төбәкләрдә мөстәкыйль яшиләр.
Сания Минһачевна һәм Риза Шикурович Алюшевлар Вязовый Гай авылының үрнәк кешеләре булдылар. Алар йорт тулы мал-туар, кош-корт үстереп, һәрвакыт муллыкта гомер иттеләр.
Сания Минһачевна өенә кергән һәр кешене олы кунак итеп каршы ала иде. Риза Шикурович һәммәсе белән дә үзенең акыллы киңәшләре белән уртаклашты.
Риза Шикуровичның вафат булуына да 10 елдан артык вакыт үткән. Тормыш иптәше бакыйлыкка күчсә дә, Сания Минһачевна үз алдына тыйнак кына тормыш юлыннан атлап, йортындагы малларны карап яшәде. Кызлары да, улы да туган өйләренә кайтып, аңа ярдәмләшеп, исәнлеге-саулыгы белән кызыгып тордылар.
Исәнлеге какшый төшкәч, әни кешене Иске Кулаткыда яшәүче кызлары Акълимә, Адилә һәм аның тормыш иптәше Равил үз тәрбияләренә алдылар. Аларның йортлары янәшәдә булганга, ике якка да бер дә юллар өзелми.
Сания Минһачевна аларга һәммәсенә дә рәхмәтле, канәгать булып, бүген Иске Кулаткы эшчеләр поселогында бәхетле гомер кичерә.
5 декабрь көнне олы юбилее белән якын кешеләре, туганнары, Вязовый Гай авылы мәчетенең мөселманнары кайнар тәбрик иттеләр. Алар шулай ук Сания Минһачевнага истәлекле бүләкләрен дә тапшырдылар.
Шушы уңайдан Иске Кулаткы районының халыкны социаль яклау бүлеге мөдире Р. М. Тимербулатов, «Зеленай» авыл поселениесе администрациясенең Башлыгы Р. Җ. Бикбаева Сания Минһачевнаны 90 яшьлек юбилее белән кайнар тәбрикләп, аңа олы бүләкләр дә тапшырдылар.
Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4954

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.