Уңган куллар — авыл күрке

Яңа Яндука авылы зур булмаса да, анда уңган куллы, тырыш кешеләр яши. Зөлфия Равиловна һәм Наил Әсрарович Абдюковлар да нәкъ шундыйлардан санала. Алар элеккеге торгынлык елларындагы кебек үк бихисап мал-туар, кош-корт асрыйлар.
Бу уңган куллы, авыл тормышын яратучы кешеләрнең йортында сыер, ат та, бозаулар, сарыклар да һәм башка төрле терлекләр дә бар. Абдюковларга шушы шөгыль бала вакыттан ук әти-әниләреннән күчкәндер, мөгаен. Алар икесе дә авыл тормышын үз итеп яшәгән тырыш гаиләләрдә үстеләр, шуңа күрә әлеге династиянең дәвамчылары булдылар.
Гаилә башлыгы Наил Әсрарович ИП “Богданов Р.Ә.” крестьян-фермерлык хуҗалыгында механизатор булып хезмәт итә. Ул бу һөнәрне 20 елдан артык яратып башкара. Шушы вакыт эчендә аңа үз эшенең остазы булып, төрле маркалы техникалар белән идарә итәргә туры килде.
Наил Әсраровичның уңышларын хезмәт коллективында да мактап сөйлиләр. Тырыш механизатор кызу урак өстендә комбайн руле артына утырып, зур күрсәткечләр яулауга ирешә.
Аның тормыш иптәше дә бик уңган. Зөлфия Равиловна урта мәктәптә белем алганнан соң, Сенгилей педагогия училищесын һәм Ульяновск педагогия институтын тәмамлаган. Менә 16 ел инде ул Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларда балаларга белем бирә. укытучы уңышлары белән яшь белгечләр белән дә бик теләп уртаклаша. Ул бай тәҗрибә туплаган укытучы гына түгел, коллективта, ата-аналар арасында хөрмәт казанган шәхес. Зөлфия Равиловна үзе укыткан балаларының ата-аналар белән тыгыз элемтәдә тора һәм алар белән еш очрашып, укучыларның сыйфатлы белем алуларына шатлана.
Дәвамын газетаның 48 санында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4931

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.