ТАБИГЫЙ ГАЗ КЕРӘ ӨЙЛӘРГӘ

Безнең Иске Кулаткы районында соңгы елларда Яңа Яндука, Иске Яндука, Яңа Терешка, Урта һәм Югары Терешка авылларына табигый газ кертү актив рәвештә бара. Моннан бер ел элек «зәңгәр ут»факелын Яңа Терешка һәм Иске Яндука авылларында тантаналы
рәвештә кабыздылар. Хәзерге вакытта Иске Яндука
авылында 32 өйдә табигый газ
яна. Җәй барышында махсус бри-
гадалар Яңа Яндука авылындагы
өйләргә газ кертү өчен линияләр-
не салуны төгәлләделәр. Быел
декабрь аенда әлеге авылда да
факел кабыначак.
Бүген мөһим эшләр «Терешка»
авыл поселениесендә дә актив
бара. Менә бер ел инде Яңа Те-
решка авылының халкы табигый
ягулыкның рәхәтен күреп яшиләр.
Әлеге торак пунктта 93 өйдә «зәңгәр ут»
яна һәм газ кертүгә тагын 35 кеше әзер.
— Хәзер Урта Терешка авылында Та-
тарстан Республикасыннан җаваплылыгы
чикләнгән «Стройтех» җәмгыятенең җиде
кешедән торган махсус бригадасы
эшли. Алар кыска вакытта Урта Терешка
авылының Комаров урамында линияләр-
не салуны төгәлләделәр. Линияләр 13
урыннан Терешка елгасы аша махсус
җайланмалар белән тишеп уздырылды.
Гомумән әйткәндә, Урта һәм Яңа Тереш-
ка авылларына 10 километрдан артык
торба салынды. Шуның белән беррәттән
газ бүлеп бирү өчен 3 шкаф куелды, ә
кысынкы урыннарда тимер торбалар
сузылды, — дип сөйли «Терешка» авыл
поселениесе администрациясе Башлыгы
Риво Рәфатович Тәминов.
Хәзер махсус бригада Марат Аса-
дуллин исемендәге урамда бу эшләрне
дәвам итә. Исәпләүләр буенча җирдә туң
булмаса, авыл кыска вакытта быел ук
газлаштырылачак, чөнки эшчеләр ял һәм
бәйрәм көннәрендә дә тик тормыйлар.
Аларның карамагында куәтле дүрт тех-
ника булуы да, эшне кызу алып барырга
зур мөмкинлекләр тудыра.
Урта Терешка авылында быел 160 ке

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4927

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.