Өмәләр бердәм уза

Яңа Зимница авылында тырыш, уңган халык яши. Моның турында халык инициативасы белән оештырылган торак пунктын төзекләндерү өмәләре турыдан-туры сөйлиләр.Менә 6 елдан артык инде яңазимницалылар үзләре яшәгән урамнарына гравий салу белән шөгыльләнәләр.
Бу мөһим чара һәр ел оештырыла. Быел көзге өмә Әфганстан сугышында катнашып, геройларча һәлак булган авылдашыбыз Рәфать Расим улы Ибраһимовның 60 яшьлегенә багышланды. Безнең герой- авылдашыбыз турында “Күмәк көч” район газетасының 45 нче санында зур материал бастырылды. Дәвамын газетаның 46 санында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4914

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.