Тырышлыгы белән хөрмәтле

Кеше хезмәте белән матур, башкарган эшләре белән мактауга лаеклы. Гомере буе хөрмәт
турында уйламый намус белән тырышып хезмәт куючылар күп безнең районда. Җәмгыятебез, тормышыбыз нәкъ менә шундый күркәм кешеләр җилкәсендә тора да инде. Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә гомер итүче Рәис Исхакович Яфаров та озак еллар салым органнарында тырыш хезмәт куйган шәхес. Аны күпләр белә һәм хөрмәт итә. 21 ноябрьдә илебездә салым органнары хезмәткәрләре көне билгеләнә. Рәис Исхакович та әлеге тармак ветераны буларак, һөнәри бәйрәмен күтәренке рухта каршы алачак.
Ул 1956 елның 21 февралендә күп балалы гаиләдә дөньяга туа. Әтисе Исхак Хәсәнович вафат булганда, Рәис Исхаковичка ике яшь тә тулмаган була. Бөтен авырлык әнисе Фаилә Төхфәтулловнаның җилкәсенә төшә. Аңа бер ялгызына тормышны да алып барырга, балаларын да үстерергә туры килә. Рәис Исхакович кечкенәдән үк эштә чыныгып үсә, әнисенә хуҗалыкта ярдәм итә.
Иске Кулаткыдагы урта мәктәпне тәмамлап, кулына тракторчы таныклыгы алган яшь егет хезмәт биографиясен элеккеге автохуҗалыкта башлап җибәрә. Аннары военкомат каршындагы шоферлар курсларында 4 ай белем ала. Дәвамы газетаның 46 санында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4906

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.