Чиргә каршы — вакцина

СOVID-19 чиренә каршы тору өчен вакцинация узарга кирәк. Бу турыда табиблар да, вирусны җентекләп өйрәнүче белгечләр дә сөйли. Вакцина кеше организмында вируска каршы торучы тәнчекләр булдыра һәм кешегә авыру йоккан очракта да, ул коронавирус чирен җиңелрәк үткәреп җибәрә.
Коронавируска каршы вакцина турында хәзер интернет челтәрләрендә төрле фикерләр бар. әмма үз сәламәтлеге турында кайгырткан кеше иң элек медицина белгечләренең фикерләренә ышанырга тиеш. Иске Кулаткы район больницасында вакцинация узу өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Участок табибына мөрәҗәгать итеп һәм билгеләнгән вакытка килеп вакцинаны ясатырга гына кирәк. Шулай ук авыллар халкы өчен дә вакцинация узу өчен уңайлы шартлар тудырылган. Район үзәгеннән график буенча мобиль машина барып, вакцинация узарга теләкләре булган, әмма үзләре бара алмаган өлкәннәрне, ялгыз кешеләрне, мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны фельдшер-акушерлык пунктына илтә. Мобиль машина белән авылга район больницасыннан участок табибы да килә. Ул вакцинация узарга әзерләнгән гражданнарның сәламәтлеген тикшереп, вакцина ясатырга рөхсәт бирә яки прививка ясатуны башка срокка билгели.
Бүгенге көндә Иске Кулаткы районы буенча 5065 райондашыбыз вакцинаның беренче компонентын ясаткан. Ә 4102 кеше вакцинацияне тулысынча узган. Әмма коллектив иммунитет булдыру өчен тагын 3 меңгә якын кеше вакцина ясатырга тиеш. Иске Кулаткы район больницасында барлык төр вакциналар да бар. Дәвамын газетаның 46 санында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4904

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.